Өлкәннәр көненә багышланган декада кысаларында Аксубай үзәк китапханәсендә «Туган ягым, Аксубай»әдәби дилижансы узды.

2023 елның 6 октябре, җомга
Чарада “Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгендә пенсия яшендәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Китапханә хезмәткәрләре килүчеләрне бер тукталыштан икенчесенә озатты: «Аксубай! Аксубай!» (район тарихы). "Зирәклек храмы" (100 еллык китапханә тарихы). «Кадерле якташларыбыз» (төбәкнең күренекле кешеләре исемнәре). «Чишмәләр, сез минем чишмәләр!» (чишмәләр турындагы риваятьләр: «Изге чишмә», «Ольгин родник», «Рәшит», «Кара чишмә», «Рәхилә чишмәсе», «Палан» һәм башкалар. Кичә кунакларына Аксубай крае тарихы һәм китапханә эше тарихы буенча үзләренең интеллектуаль багажын тулыландыру мөмкинлеге бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International