Көзге урманга экскурсия.

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе
«Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен урманга экскурсия оештырылды. Балалар тирә-юньдәге табигатьтә нинди үзгәрешләр булганын күзәттеләр, урманда һәм сулыклар янында куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Ә кызларда ачык кызыл, сары  яфраклардан нинди искиткеч чәчәк бәйләмнәре барлыкка килде! Балалар төрле төстәге агачлар фонында рәхәтләнеп фотога төштеләр. Әкияттәге көзге урманның матурлыгына сокланып, барлык балалар да приютка шатлыклы хисләр белән  кайттылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International