4 октябрь-Гражданнар оборонасы көне.

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе
Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы көненә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган 2023 елга гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, су объектларында, кешеләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге төп чаралар планы нигезендә 2023 елның 4 октябрендә Аксубай муниципаль районының гомуми белем бирү оешмаларында ачык дәресләр узды. Дәресләрдә  төрле уку формалары кулланыла: викториналар һәм конкурслар, презентацияләр, видеороликлар, фильмнар күрсәтү, биналардан уку эвакуацияләре, физкультура чаралары. Мәктәпләрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен җәлеп итеп дәресләр үткәрелде: «ОБЖ дәресләрендә алган белемнәрне, күнекмәләрне практикада куллану», «Табибка кадәрге медицина ярдәме», «Халыкны химик яклауны тәэмин итү». "Янгын вакытында эш итә бел", "Гражданнар оборонасы, үзеңне ничек якларга",, "Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык  тәртибе", "Барысы да Гражданнар оборонасы турында", "Индивидуаль саклану чараларын дөрес файдалану", "Куркынычсыз тормыш эшчәнлеге" һәм башка дәресләр. Аларда балалар зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре, химик һәм биологик һөҗүм вакытында куркынычлар белән таныштылар, шулай ук яклауның индивидуаль чараларын: противогазлар, битлекләр, ОЗК куллану буенча практик белемнәрне кулланырга өйрәнделәр. Шулай ук дәресләрдә балаларга Гражданнар оборонасы һәм аның функцияләре турында сөйләделәр. Шулай итеп, Гражданнар оборонасының гаять зур матди, техник һәм кеше ресурсы хәзерге вакытта хәрби вакытның гипотетик бурычларын хәл итү өчен генә түгел, көндәлек тормышыбызда да актив кулланыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International