Йөкле хатыннар көне.

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе
Бала көтү гаилә өчен, аеруча әни өчен һәрвакыт бик дулкынландыргыч вакыт. Үзеңдә баланы тою, аның йөрәк тибешен тыңлау — чын могҗиза һәм Алла бүләге. Тестта ике полоса барлыкка килгәннән бирле, барысы да бик нык үзгәрә. Ә инде бала тудыру йортында бала белән очрашу-ул һәр әнинең йөрәгендә гомер буе онытылмаслык вакыйга. Хатын-кызларга тормышларының иң матур чорларының берсендә ярдәм итәр өчен,Аксубай үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясендә йөкле хатын-кызларны хөрмәтләделәр! "Йөклелек кебек мөһим вакыйга игътибарсыз, җылы сүзләрсез, ныклы ярдәмсез һәм шатлыксыз калырга тиеш түгел. Бу вакытның елмаеп һәм яхшы көтеп үтүен телим, җиңел һәм гади.Мин һәм безнең барлык белгечләр исәптә тору чоры дәвамында һәм бала дөньяга килүнең иң җаваплы көнендә һәрвакыт Сезнең белән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында элемтәдә. Сез хәзер булган бу искиткеч матур чорның һәр минутында балаларыгызга уңай эмоцияләр һәм Наз җиткерегез",-диде барлык җыелганнарга сәламләү сүзендә акушер-гинеколог табиб Энҗе Фәретдин кызы Низаева. Һәрбер әнигә бүгенге вакыйга турында яхшы истәлек итеп матур шар бүләк иттеләр.      
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International