50 яшьтән узгач, һөнәреңне ничек үзгәртергә?

2023 елның 13 октябре, җомга
  Эшне ошатып табарга һәм эшне теләсә кайсы яшьтә, хәтта пенсиядә дә үзгәртергә мөмкин. 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр «Демография»милли проекты ярдәмендә бушлай яңадан укыту һәм яңа һөнәрне үзләштерә ала. Моның өчен «Россия эше» порталында «дәүләт хезмәтләре» хисап язмасы ярдәмендә авторизацияләнергә һәм тиешле белем бирү программасын сайларга кирәк. Аннары «гариза җибәрү»дигән тамгага басыгыз. Өч көн дәвамында мәшгульлек үзәгендә һөнәри юнәлеш алыгыз. Сезнең гариза бер атна эчендә каралачак. Ә яңадан укыту төркеменә гариза хупланганнан соң 10 көн эчендә кабул ителәчәк. Әгәр программа дистанцион форматны күздә тотса, көндезге белем бирү оешмалары базасында һәм онлайн укырга мөмкин. Аксубай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә Аксубай бистәсе, Романов урамы, 6 йорт адресы буенча яки 84344 2-78-87 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International