Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2023 елның 15 октябре, якшәмбе
  Сезне һөнәри бәйрәмегез – Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Юлчы хезмәте һаман да җиңел түгел, сезгә эсседә дә, салкында да эшләргә туры килә. Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Югары профессионализм, җаваплылык һәм иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм яңа һөнәри казанышлар! Камил Гилманов, Аксубай муниципаль районы башлыгы.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International