«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» ассоциациясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «ТКХ Видео ярдәмче»проектын башлап җибәрде.
"Торак-коммуналь хуҗалыкның видео ярдәмчесе" 25 яшьтән алып 66 яшькә кадәрге актив кешеләргә, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары, шулай ук күп фатирлы йортлар Советлары рәисләренә юнәлдерелгән.
Бүген без видео ярдәмченең унтугызынчы чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез. Роликның максаты-йорт яны территорияләрен яшелләндерү кагыйдәләре белән таныштыру