Сәламәт, нык, көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә күңелле физкультура белән икеләтә. Чөнки спорт белән шөгыльләнүнең һәр минуты кешенең гомерен бер сәгатькә, ә күңелле минуты ике сәгатькә, хәтта минутларга озайта. Сәламәт яшәү рәвеше буенча «Күңелле Спортландия» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Хыял» социаль приюты тәрбияләнүчеләре турникларда воркаут күнегүләре белән шөгыльләнәләр. Тәрбияләнүчеләр Бергәләп физкультура белән шөгыльләнүдән рәхәтлек, күтәренкелек һәм күп кенә уңай эмоцияләр алдылар.