1 ноябрьдә Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышы турында күргәзмә һәм музей дәресе кебек чаралар узды.

2023 елның 7 ноябре, сишәмбе
Казан шәһәре Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы директоры Александр Александрович кунак һәм спикер булды. Ул музейга килүчеләргә 18 гасырдан башлап солдатларның униформа, кирәк-яраклары күргәзмәсен тәкъдим итте. Солдатлар өчен форманың барлыкка килүе турында сөйләде, хәрби форманың барлыкка килү этапларын тәфсилләп аңлатты. Егетләр һәм өлкәннәр күргәннәре белән, бигрәк тә ишеткәннәре белән тәэсирләнделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International