Бүген авыл хуҗалыгы министрлыгы видеоконференция режимында ТР агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

2023 елның 15 декабре, җомга
Бүген авыл хуҗалыгы министрлыгы видеоконференция режимында ТР агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә УСХиП начальнигы Б. А. Соломонов, Аксубай РГВО начальнигы Р. С. Хөснуллин катнашты. Киңәшмәдә доклад белән Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Алмаз Гаптраупович киңәшмәдә катнашучыларны Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы эпизоотик вәзгыять белән таныштырды. Терлекчелек объектларының биологик иминлеген тәэмин итү өчен нинди чаралар күрергә кирәклеге турында җентекләп аңлатмалар бирелде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International