Бәйрәм көннәрендә КФҮ эш графигы.

2023 елның 19 декабре, сишәмбе
Алда торган бәйрәм көннәре - 1, 2, 3,4,5,6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары;7 гыйнвар– Раштуа булу сәбәпле- Татарстан Республикасы «Минем документлар» офисларының эш графигы үзгәрә. Эш көне 30 декабрь : - Казан шәһәре, Яр Чаллы шәһәре бүлекләрендә: 8:00 дән 14.00 гә кадәр. башка шәһәрләрдә һәм район филиалларында: 8:00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр. 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял көннәре. Игътибар итегез, 9 гыйнвардан ТРда КФҮ ДБУ район филиалларының эш режимы өлешчә үзгәрәчәк. Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Чирмешән, Ютазы күпфункцияле үзәкләре гариза бирүчеләрне сишәмбе көнне 8:00дән 17:00гә кадәр кабул итәчәк. Югары Ослан, Питрәч, Тәтеш, шулай ук Җәлил һәм Кама Аланы бистәләрендәге филиаллар сишәмбе көнне 8: 00дән 19: 00гә кадәр эшләячәк Лаеш күпфункцияле үзәгендә үзгәрешләр эш атнасының ике көненә кагылачак. Сишәмбе көнне офис 8:00дән 17:00гә кадәр, пәнҗешәмбе көнне 8:00дән 19:00гә кадәр эшләячәк КФҮ визитларын планлаштырганда бу мәгълүматны карагыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International