«ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVIII съезды Казан шәһәренең "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексы мәйданчыгында ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.
Съездга республиканың барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре, шулай ук шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре башлыклары килде.