Башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләре белән муниципаль хезмәттә коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү темасына әңгәмә үткәрделәр.

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе
Район башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре белән район башлыгы ярдәмчесе муниципаль хезмәттә коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәү темасына киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә катнашучыларга коррупциягә каршы законнар, чикләүләр һәм тыюлар турында искәрттеләр, хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, шулай ук коррупцион хокук бозуларга тартылу очрагында хәбәр итү мәсьәләләре күтәрелде. Яңа ел чаралары алдыннан бүләкләр алуны һәм бүләк итүне тыю турында искә төшерде. Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча белешмәләр һәм коррупциягә каршы юнәлештәге рәсемнәр конкурсында катнашкан балалар рәсемнәре белән өстәл календарьлары әзерләде һәм таратты. Хезмәткәрләргә террорчылыкка каршы куркынычсызлык, шикле предметларны табуда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International