"Хыял"балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен яңа ел кичәсе.

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Хыял"балалар приюты тәрбияләнүчеләре өчен яңа ел кичәсе үткәрделәр. Балалар уен программасында катнаштылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук гипстан Яңа ел сувенирлары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International