«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа ел кичәсе үткәрделәр. Квестны балалар кызыксынып үтте. Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә күңелле уйнадылар һәм табышмаклар чиштеләр, "Яңа ел"бәйрәменең килеп чыгышы тарихын белделәр. Һәркем Яңа ел турында шигырьләр сөйләде. Шулай ук балалар гипстан Яңа ел сувенирлары ясау буенча мастер-класста катнаштылар.