Бүген Аксубай муниципаль районында агросәнәгать комплексы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды.

2023 елның 22 декабре, җомга
  Бүген Аксубай муниципаль районында район башлыгы К. К. Гилманов катнашында АПК алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Производство алдынгыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тармак ветераннары "АПКның мактаулы ветераны"күкрәк билгеләрен алдылар. Бүләкләрне тапшырганда, Камил Камалович билгеләп үткәнчә, " бәлки, иң авыр хезмәт - крестьян хезмәтедер, һәм без моны ишетеп кенә белмибез. Бүген безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларның уңышлы үсеш алуы - бу беренче чиратта сезнең  хезмәтегез".
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International