Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республика мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасы узды.
2023 елның 26 декабре, сишәмбе
Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов һәм район мәдәният бүлеге башлыгы Алексей Тимирясов Татарстан мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы мәйданда Татарстан Рәисе катнашында узды.
- Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эшләве нигезендә-сез, үз эшегезнең профессионаллары. Бу автомобильләр Яңа ел алдыннан кечкенә бүләк булсын, - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Республиканың мәдәният учреждениеләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылган.