«ГТО 2024 халык уеннары»

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе
2024 елның 20 гыйнварыннан 20 февраленә кадәр «Россия ГТО күпбәйге федерациясе» Гомумроссия физкультура-спорт оешмасы тарафыннан Россия Федерациясе Спорт министрлыгы ярдәме белән ГТО комплексын популярлаштыру һәм алга таба үстерү, шулай ук гражданнарны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү максатларында «ГТО 2024 халык уеннары» физкультура чарасын уздыру планлаштырыла. Чара онлайн-форматта узачак, бу теләгән һәркемгә ярышларда уңайлы урыннарда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Заявка бирергә, тулырак мәгълүматны сайтта белергә мөмкин: https://narodnye.gto.com.ni/#program.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International