Безнең Чемпионнар!

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе
Җиңүгә юл һәрвакыт иң авыры. Нык тору, һәркемне урап узу һәм тирә-юньдәгеләргә син беренче булырга лаеклы икәнеңне исбатлау мөһим. Кадушкин Никитаны (йөзү), Охотникова Дарьяны (йөзү) һәм Дмитриева Камиланы (чаңгы) район һәм республика ярышларында күпсанлы җиңүләре өчен чын күңелдән котлыйбыз. Һәркем үз язмышын үзе ясый дип юкка гына әйтмиләр. Минем уйлавымча, безнең балалар бүген бәхетле, чөнки алар яраткан эш-спорт белән мавыгалар. ТР Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге чемпионнарыбызны спортта үстергән өчен безнең спортчыларның ата аналарына һәм тренерларына зур рәхмәт белдерә!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International