Аксубай районының игелекле тылсымчылары "Теләкләр чыршысы " акциясендә катнаштылар.

2024 елның 2 гыйнвары, сишәмбе
  Яңа ел-могҗизалар һәм теләкләрне тормышка ашыру вакыты! Яңа ел алдыннан безнең районда «Теләкләр чыршысы»хәйрия акциясе узды. Бу акция мөмкин кадәр күбрәк балаларның Яңа ел могҗизасына ышануына юнәлдерелгән. Игелекле тылсымчылар ролен район башлыгы Камил Гилманов, депутатлар, авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре башкарды. Кыш бабай ролендә үзләрен хис итәр өчен #Теләкләр чыршысыннан теләк шарларын төшерделәр. Яңа ел алдыннан барлык балалар да Кыш бабайның ярдәмчеләреннән – игелекле тылсымчылардан бүләкләр алдылар. Балаларның хыяллары тормышка ашсын! Бу акция-балаларга Яңа ел могҗизасы биреп, зур һәм игелекле эшнең бер өлеше булу өчен чын мөмкинлек!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International