Аксубаевның Яшьләр үзәгендә Валерий Горбунов истәлегенә шахмат һәм шашка буенча ачык турнир узды.

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе
Валерий Горбунов – Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре. Ул район, республика ярышларын һәм турнирларын оештыручы, баш судья була. Район халкы аны актив җәмәгатьче, тыйнак, игелекле кеше, шахматны бик яратучы буларак хәтерли. Хезмәт казанышлары өчен «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре», «Татарстанның Физик культурасын үстерүдә казанышлары өчен»билгеләренә ия була. Аның улы - Геннадий- Валерий Александрович эшен дәвам итә. Ул районда шахмат клубы белән җитәкчелек итә. Аның тирәсендә бу уенның чын сөючеләре җыела. Валерий Александрович вафат булгач, Геннадий Валерьевич яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән аның истәлегенә шахмат һәм шашка буенча турнир оештыра. Ярышлар ел саен үткәрелә башлый. Турнир катнашучыларның географиясен киңәйтә. Салкын көнгә карамастан, быелгы ярышларга хәтта Казаннан, Норлаттан һәм Чебоксардан да шахматчылар  килде. Төрле яшьтәге катнашучылар дусларча, кызыксынган тукталышта очраштылар. Старт алдыннан барысын да сәламләп, уеннарны оештыручы Геннадий Горбунов әтисе истәлегенә рәхмәт белдерде, уңышлар теләде. Алар өч сәгать дәвамында интеллектуаль бәрелешләр үткәрделәр. Ир-атлар арасында I урынны Казаннан Ирек Сабиров алды. II урында Аксубай вәкиле Тимур Магизов. Норлаттан Безруков Михаил өченче призер булды. Егетләр арасындагы ярышта призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:: I урын Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Гафиятуллин Фаилдә , II урын казанлы Маннанов Марсельдә, III урынны Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Рамзан Вәлиев алды. Шашка буенча турнирда беренче ике урынны  Зайцев Сергей һәм Евлейкин Николай-Норлат вәкилләре алды. Өченче урынны Кәкре Күлдән Королев Владимир яулады. Призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге медальләре һәм грамоталары алдылар.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International