Өшү- ул түбән температуралар (салкынлык) тәэсирендә барлыкка килгән организм тукымаларының зарарлануы. Гадәттә, өшүләр кыш көне тышкы температурада -10 С тан түбән булганда барлыкка килә. Ләкин кайвакыт өшү зур булмаган салкында (3 °С ка кадәр), хәтта плюс температурада (6 - 8 °С ка кадәр), ә бу кан югалту, ачлык, исерек хәлдәге, системалы авырулар нәтиҗәсендә организмның гомуми каршылыгы кимү белән бәйле. Өшү барлыкка килүгә түбәндәгеләр сәбәпче була: җылы булмаган, юеш, тыгыз киемнәр һәм аяк киемнәре кию; җилле һава торышы, һаваның дымлылыгы югары. Өшү авырту тойгыларыннан башка булырга мөмкин. Кан белән начар тәэмин ителгән яки ким дигәндә кием белән капланган тән өлешләре күбесенчә өши. Нигездә - куллар һәм аяклар, йөз һәм колаклар.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Норлат территориаль бүлеге туңудан сакланырга ярдәм итәчәк берничә кагыйдәне искә төшерә.
1. Салкын көннәрдә урамга күпкатлы кием киеп чыгарга кирәк: пальто һәм аның астына ике свитер йә куртка, икеле перчатка, ике пар носки, өске катлавы йон булырга тиеш - һава җылыны нәкъ менә кием катламы арасында сакларга тиеш.
2. Аяк киеме һәрвакыт иркен һәм коры булырга тиеш.
3. Салкында металлдан бизәнү әйберләре кияргә кирәкми, чөнки металл эшләнмәләргә кеше тәненә караганда күпкә тизрәк суыну хас.
4. Урамга чыгар алдыннан, бигрәк тә дымландыручы кремнар кулланырга ярамый. Мондый косметик чаралар өшү куркынычын көчәйтә генә. Йомшак яки урта салкыннарда майлы косметик чаралар кулланырга мөмкин, ә менә көчле салкыннар очрагында тулысынча косметикадан баш тартыгыз.
5. Салкында ач карынга да йөрергә ярамый, чөнки сезнең организмга салкынны җиңәр өчен җитәрлек күләмдә энергия кирәк булуы бик мөмкин.
6. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз - аларны чамадан тыш куллану күп микъдарда җылылык югалтуга этәрә, шулай ук "организмның җылынуы" тәэсирен тудырып, артык суынуга китерә.
7. Салкында тәмәке тартудан да баш тартырга кирәк - тәмәке аскы һәм өске очлыклар өлкәсендә кан әйләнешенең кимүенә китерә, бу аларның салкынга тиз бирешүчәнлегенә китерә..
8. Кулларыгыз яки аякларыгыз өшегән кебек тоелгач, аларны шунда ук җылыта башлагыз, чөнки соңыннан җылыту күп авырту китерәчәк.
9. Зыян күргән җирне тагын бер тапкыр туңдырмагыз, чөнки бу тирегә җитди зыян китерергә мөмкин.