2024 елда Татарстан Республикасында 1 мең мәйданда санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк.

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2024 елда Татарстан Республикасында 1 мең га мәйданда санитар-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк.исегезгә төшерәбез, әлеге төр эшләрнең максаты – агачларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманда патологик процессларның киң үсешен кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан зыянны киметү. Санитар-сәламәтләндерү чаралары ел дәвамында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре – урман хуҗалыклары белгечләре көче белән башкарылачак. Автомобиль юллары, торак пунктлар, шулай ук социаль объектлар янында рекреацион йөкләнеш югары булган урман фонды участокларына аерым игътибар биреләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, санитар-сәламәтләндерү чараларын үткәрү «Экология»милли проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International