Аксубай районында 2023 елның демографик күрсәткечләре

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Гадәттәгечә гыйнвар аенда узган елга нәтиҗәләр ясала. 2023 елда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан 608 акт язмасы төзелгән. 92 сабый тууы теркәлде. Аларның 47 малай һәм 45 кыз. Әмма биредә аксубайлыларның күбесе туган урыны буенча, бала тудыру йортларында, районнан читтә теркәлүен исәпкә алырга кирәк. Иң популяр исемнәр Амиль, Лев, Михаил, Тимур, Айзиля, Амина,  Есения и Злата. Иң сирәк исемнәр - Вильдан, Имир, Герман, Анабель, Латифа, Николь, и Патрона. Беренче сабыйлар 21 гаиләдә туган. 26 гаилә күп балалы булды. 64 пар өйләнештеләр, ә 41 пар аерылышты. Кызганычка каршы, бу дөньядан 378 аксубайлы китте. Шуларның 207 ир-атлар һәм 171 хатын-кызлар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International