Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән һәм түбәндәге юнәлешләр буенча башкарыла.

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе
Чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр: мини-фермалар төзүгә, таналар сатып алуга, яшь кошлар сатып алуга ,сыерлар һәм кәҗәләр тотуга , ветеринария чараларына субсидияләр һәм 3 яшьтән өлкәнрәк атларны тотуга субсидияләр. Узган елда барлык юнәлешләр буенча районның ЛПХ-сына 19,745 миллион сумлык субсидияләр бирелде , шуның 4,2 миллионы-мини-фермалар төзү ,0,3 миллионы-яшь таналар сатып алу ,1,673е-чебеш-бәбкә сатып алу ,12,492е-сыерлар асрау , 3 яшьтән өлкәнрәк атлар асрау программалары буенча 0,805 миллион сум.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International