Бүген Мәскәүдә «Кече ватан – Россия көче»беренче бөтенроссия муниципаль форумы старт алды.

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Безнең республика делегациясе составында форумда район башлыгы Камил Гилманов Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов белән берлектә катнаша.

Бөтенроссия чарасы беренче тапкыр РФ Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча үткәрелә.

Форум эшлекле программа кысаларында тәҗрибә уртаклашу, панель дискуссияләрдә, түгәрәк өстәлләрдә һәм сессияләрдә катнашу өчен бер мәйданчыкта илнең 7,5 меңнән артык муниципалитет вәкилен җыйды.

Форумның төп бурычы-муниципаль берләшмәне берләштерү һәм Россиядә муниципаль хезмәтнең абруен җәмгыятькә һәм дәүләткә хезмәт итүнең бердәм кыйммәтләре нигезендә арттыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International