Гриппны профилактикалау чараларын белү мөһим.

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе
Гриппны профилактикалау чараларын белү мөһим. 😷 Грипп һәм ОРВИ кышын иң еш очрый торган йогышлы авырулар. Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! ОРВИ һәм гриппны профилактикалау чараларын онытмагыз, сәламәтлекне саклагыз! • Кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз. • Кешеләр җыелган урыннарда битлек кулланыгыз. • Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәгез, аеруча төчкеруче яки йөткерүчеләр белән. • Урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң кулларыгызны сабын белән даими рәвештә юыгыз • Урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң борын куышлыгын юыгыз. • Бүлмәне даими җилләтегез. • Өйдә дымлы чистартуны даими эшләгез. • Өйдәге һаваны дымлагыз. • туклану рационына С витамины булган күбрәк продуктлар кертегез. • Сарымсак һәм суган кушып күбрәк ризык ашагыз. • Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. ✅ Профилактика-бөтен гаиләне грипптан саклау!  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International