“Мәктәпкә мини-футбол " Бөтенроссия проекты призерлары.

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
14.01.2024 ел Яр Чаллы шәһәренең 49нчы кадет мәктәбендә 2008-2009 елларда туган  кызлар арасында «Мәктәпкә мини-футбол» Бөтенроссия проектының Республика сайлап алу ярышлары узды   Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча «В.Г. Тимирясов исемендәге Аксубай  1 номерлы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең кызлар командасы  призер була һәм ярышларда 3 урынны ала. Аларны әзерләгән спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны – Павлов Валерий Миронович һәм Кәлимуллин Саяр Газинур улын, Аксубайның 1нче мәктәбенең физик культура укытучыларын котлыйбыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International