"Нежность" КЦСОНның актлар залында Аксубай район мәдәният йортының яшь музыкантлары - "Аксубай егетлэре"балалар халык баянчылар ансамбле тәрбияләнүчеләре концерты булды.

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
"Нежность" КЦСОНның актлар залында Аксубай район мәдәният йортының яшь музыкантлары - "Аксубай егетлэре" балалар халык баянчылар ансамбле тәрбияләнүчеләре, җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова концерты булды. "Шифалы баян" проекты кысаларында балалар мобиль булмаган гражданнарга, ялгыз пенсионерларга, инвалидларга өйләрендә мини - концертлар белән йөриләр. Ә бүген алар безнең хезмәт алучыларыбызны сөендерделәр. Бу яхшы эмоциональ ярдәм һәм музыка терапиясе. Тамашачылар алдында баянчылар халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурсларының Гран - при лауреатлары һәм ияләре чыгыш ясады. Тамашачылар һәр номерны зур шатлык һәм көчле алкышлар белән каршы алдылар! Яшь артистларга шундый искиткеч музыка һәм матур кәеф кичәсе өчен рәхмәт!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International