ФАПларда даруханә пунктлары эше.

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
Мюд, Иске Тимошкино,Түбән Татар Майна, Урмандеево һәм Яңа Ибрай ФАПларында даруханә пунктлары эшли башлады. Моны  җирле халык күптән  көткән,  медицина әйберләре һәм дару препаратлары алыр өчен аларга Аксубай шәһәр тибындагы бистәгә барырга туры килгән. Әлеге эшчәнлекне башлау өчен Аксубай үзәк район хастаханәсе фельдшер-акушерлык пунктларында фармацевтика эшчәнлегенә лицензия алды. "Даруханәләре булмаган торак пунктларда без мәсьәләне фельдшер-акушерлык пунктларында даруханә пунктлары ачу юлы белән хәл итәргә тырышабыз». Моның өчен медицина учреждениесе лицензия ала һәм даруханәләр белән безгә кирәкле медикаментлар һәм медицина эшләнмәләре ассортиментын бирү турында килешү төзи", - диде Аксубай РҮХ баш табибы Марсель Ирек улы Ислямов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International