Татарстанның күп функцияле үзәгендә 6 муниципаль хезмәт күрсәтү буенча мөрәҗәгатьләр кабул итү туктатылды.

2024 елның 19 гыйнвары, җомга
«Минем документлар» офисларында вакытлыча алты муниципаль хезмәт күрсәтелми. Хәзерге вакытта КФҮ аша бу хезмәтләрне Казан һәм Чаллы башкарма комитетлары күрсәтсә генә алырга мөмкин. Менә аларның исемлеге: 1) җир участогын яки капиталь төзелеш объектын шартлы рәвештә файдалануга рөхсәт бирү турында яки мондый рөхсәт бирүдән баш тарту турында Карар кабул итү; 2) рөхсәт ителгән төзелешнең чик параметрларыннан тайпылуга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә яки мондый рөхсәт бирүдән баш тартуга рөхсәт бирү турында Карар кабул итү; 3) төзелешкә рөхсәт бирү; 4)торак пункт территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү; 5) җир участогының шәһәр төзелеше планын әзерләү, теркәү һәм бирү; 6) Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмати системасында булган мәгълүматлар, документлар һәм материаллар бирү. Муниципаль берәмлекләр аларны бирү вәкаләтләрен Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына тапшырдылар. («Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында»23.12.2023 ел, № 131-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы нигезендә). Әлеге чорда санап үтелгән рөхсәтләр, мәгълүматлар һәм шәһәр төзелеше планы өчен ТР Төзелеш Министрлыгында мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланганнан соң КФҮ кабул итү яңадан башланачак. Игътибар итегез: капиталь төзелеш объектын төзүгә рөхсәт ТР муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан бирелгән булса, әлеге Башкарма комитет объектны файдалануга тапшыруга да рөхсәт бирәчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International