Коклюшны профилактикалау.

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге искәртеп узганча, балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу өчен  вакцинация турында онытмаска һәм аларны йогышлы авырулардан, аерым алганда, коклюштан вакытында прививка ясатырга кирәк.

Коклюш-йогышлы авыру, ул һава-тамчы юлы белән йога.

Инфекция чыганагы коклюш белән авыручы яки бактерия йөртүче булырга мөмкин. Авыруны китереп чыгаручы матдәнең күп бүленеп чыгуы төчкергәндә һәм ютәлләгәндә була. Коклюш бик йогышлы. Авыру белән контакт нәтиҗәсендә специфик иммунитетсыз кешеләрнең 90% ка кадәре авыру йоктыра. Яңа туган балалар аеруча куркыныч төркем тәшкил итә.

Коклюш спазматик ютәл, интоксикация һәм сулыш юлларының өстенлек белән зарарлануы белән характерлана.

Коклюшның иң еш очрый торган катлаулануы - бактериаль пневмония, бронхит, плеврит. Кечкенә балаларда коклюш бронхоэктатик авыру үсешенә ярдәм итә ала.

Бүгенге көндә актив профилактиканың бердәнбер чарасы-вакцинация. Коклюш вакцинасы (АКДС) беренче тапкыр 70 ел элек ясалган. Аның ярдәмендә авыручылар санын һәм коклюшның авырлыгын кискен киметергә мөмкин булды, әмма авыру барыбер теркәлә.

Балаларга коклюшка каршы вакцинация Милли профилактик прививкалар календаре нигезендә үткәрелә.

Прививкалар өч айлык яшьтән 1,5 ай аралыгында өч тапкыр препарат кертеп үткәрелә. 18 айда бер тапкыр ревакцинация үткәрелә.

Вакцинация үтмәгән балалар, статистика буенча, прививка ясатканнарга караганда ешрак һәм авыррак авырый. Прививка коклюш йоктыру куркынычын минимумга кадәр киметә, һәм бала барыбер авырып китсә дә, авыру күпкә җиңелрәк, катлауланмыйча узачак.

Балаларыгызны вакытында прививка белән коклюш инфекциясеннән саклагыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International