2024 елның 10 февралендә 10.00 сәгатьтә Аксубай бистәсе ипподромында , районның авыл җирлекләрендә Гаилә елына багышланган «Татарстан чаңгы юлы 2024» массакүләм чаңгы ярышы башлана.
Ярышларда катнашырга мәгариф учреждениеләре, предприятиеләр һәм оешмалар, авыл җирлекләре коллективлары, иҗтимагый оешма вәкилләре, актив пенсионерлар, гаиләләре белән район халкы чакырыла.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар белән бүләкләнәчәк.