Баш табиб, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, шулай ук Аксубай РҮХ структур бүлекчәләре җитәкчеләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнаштылар.
Бүген «Казан Экспо» МВЦда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Ул сәламәтлек саклау министрлыгының 2023 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланган иде. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ТР сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итүче медицина хезмәткәрләренә аерым игътибар бирде.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы республиканың медицина оешмалары белән бергә куелган барлык федераль дәрәҗәдәге бурычларны үтәде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР сәламәтлек саклау министры белдерде.
«Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән Сәламәтлек саклау һәм Демография милли проектларының барлык юнәлешләре уңышлы үтәлде. Барлык федераль һәм региональ программалар гамәлгә ашырылды, дәүләт гарантияләре программасы тулы күләмдә үтәлде», – дип хисап бирде ул. Министр республиканың барлык медицина хезмәткәрләре исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына тармакка ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.