9 нчы сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы биремнәре банкы урнаштырылган.

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Тугызынчы сыйныфлар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы биремнәренең ачык банкы (ГВЭ-9) Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) сайтында урнаштырылган, әлегә ул тест режимында . Бу хакта Рособрнадзор сайтында 22 гыйнварда хәбәр ителә. ГВЭны ябык типтагы махсус уку-тәрбия учреждениеләрендә, ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәүче учреждениеләрдә белем алучы 9 һәм 11 сыйныф укучылары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм экстерн, төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче инвалид балалар тапшыра. Һәр фән буенча биремнәр ГВЭ-9ны язма һәм телдән үткәрү өчен төрле авырулар төркемнәре белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен имтихан материаллары төрләрен исәпкә алып сайлап алынган. Биремнәр банкында быел ГВЭ-9 үткәргәндә кулланылачак барлык темалар һәм билетлар тәкъдим ителгән. Хәзерге вакытта ул тест форматында эшли. Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 11 сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп чоры 23 майдан 1 июльгә кадәр, ә тугызынчы сыйныфлар өчен төп дәүләт имтиханы 21 майдан 2 июльгә кадәр узачагын күздә тоткан уртак боерыклар чыгарды. Быел имтихан тапшыру расписаниесе берничә яңалыкны үз эченә ала. Мәсәлән, быел 9 нчы сыйныфлар өчен информатика буенча ОГЭ һәм ГВЭ тапшыру өч көн узачак: 27 май, 11 июнь һәм 14 июнь.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International