Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры.

2024 елның 26 гыйнвары, җомга
22-25 гыйнварда Казанда тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучысы да бар иде - « Г. Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең 11 сыйныйф укучысы Кондрашов Артур Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры булды! Катнашучыга һәм аның остазы – тарих укытучысы Купцова Наталья Геннадьевнага котлауларыбыз һәм алга таба җиңүләр теләгебез!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International