Очрашу җылы һәм дуслык атмосферасында узды. Биш бала тәрбияләүче Иршат Хәниф улы һәм Чулпан Минзаһит кызы үрнәк гаилә булып торалар. Хәнифовларның иң зур байлыгы-аларның балалары.
Исегезгә төшерәбез, 24 гыйнварда Казан Кремлендә Татарстан Республикасында Гаилә елын ачуга багышланган тантаналы чарада Республика Рәисе аларга "Ата-аналар даны"ордены медале тапшырды.
Бүген, Россия Федерациясе Президенты Указы белән игълан ителгән Гаилә елын ачу уңаеннан, гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан, Аксубай муниципаль районы территориясендә бердәм гамәлләр көне оештырылды, аның кысаларында районның күп балалы гаиләләре катнашында тематик чараларга старт бирелде.