Аксубай районында бердәм гамәлләр көне

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

 

Россия Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Аксубай районында күп балалы, иҗади гаиләләр һәм династияләр, тәрбиягә бала алучы гаиләләр катнашында күп чаралар планлаштырылган. Бердәм гамәлләр көне кысаларында Аксубай районында гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм саклау буенча төрле чаралар үткәрелде. Район Мәдәният йорты базасында “Гаилә традицияләрен саклап” проекты старт бирелде, анда түгәрәк өстәл артында чакырылган кунаклар аралаша һәм бердәм гаилә серләре белән уртаклаша. 27 гыйнварда Аксубай муниципаль районы Советында хатын-кызлар - депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Копанева Аксубай районы ГХАТ бүлеге башлыгы Светлана Крайнова белән берлектә Фәнис һәм Раилә Низамовларның күп балалы гаиләсе белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International