Тимер туй-никахта 65 ел яшәү

2024 елның 2 феврале, җомга
Юбилей символы тимер, ул озак еллар дәлилләнгән ныклы мөнәсәбәтләрне символлаштыра.  Аксубай районы Башлыгының Рәхмәт хаты ирле-хатынлы Билалов Гайфетдин Илалович һәм Сани Сәмигулла кызына бергә яшәүнең 65 еллыгын бәйрәм итү көнендә тапшырылды. Яңа Кирәмәт авылыннан килгән бу гади, хезмәт гаиләсендә Мәхәббәт, хезмәт һәм хөрмәт белән өч искиткеч бала үскән. Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов юбилярларны әлеге истәлекле дата белән котлады.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International