2024 елның 28-30 гыйнварында «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында 7-11 сыйныф укучылары өчен рус телендә укыту мәктәпләрендә татар укучыларының туган (татар) әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада Татарстан Республикасының 34 муниципаль районыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 183 укучы катнашты.
Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына «Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кергән иде.
Жюри рәисе Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, филология фәннәре докторы, доцент, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире.
В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 һәм 11 сыйныф укучылары Мингазова Залина һәм Мингазова Алсу татар әдәбияты буенча олимпиада призерлары булдылар. Укытучылары: Мирзаянова Назия Сантбурхановна һәм Шәрәфетдинова Гүзәл Фәхретдин кызы.
Иске Мокшино мәктәбе укучыларын һәм коллективын котлыйбыз! Ә олимпиадада катнашучыларга туган әдәбият буенча белемнәрне алга таба да уңышлы өйрәнү һәм камилләштерү һәм яңа җиңүләр телибез!