Республика тикшеренү туган якны өйрәнү эшләре конференциясе дипломантлары

2024 елның 2 феврале, җомга

2024 елның 27 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә «Үз тамырларыңны истә тотып яшәргә»дигән 12 нче Республика тикшеренү-туган якны өйрәнү эшләренең конференциясе узды. Конференция эше 12 секциядә оештырылды. Эшләрне экспертизалаганнан соң, Иске Үзи урта гомуми белем бирү мәктәбенең өч укучысы яклауга чакырылды. 4 сыйныф укучысы Питимирова Валентина «Беренче адымнар. Нәсел шәҗәрәсе " секциясендә катнашты.. Аның эше Захаровларның укытучылар династиясенә багышланган. Ул үз эшен лаеклы яклап  2 дәрәҗә Дипломга һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.

7 сыйныф укучысы Трофимова Анастасия “Мәктәп музейлары. Бер экспонат тарихы” секциясендә лампалар тарихына багышланган эш белән катнашты. Әлеге эзләнү эше  өчен ул 3 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

7 сыйныф укучысы Казакова Полина, «Тарихи туган якны өйрәнү . Елъязма " секциясендә авылда колхозларның  барлыкка килү тарихына багышланган эше өчен конференциядә катнашучы дипломын алды.

.Укучыларның фәнни җитәкчеләре булып Иске Узи мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Б. А. Захаров һәм тәрбия эше буенча директор урынбасары Т. П. Павлова тора.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International