Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медицина өлкәсендә эшләүчеләр һөнәре турында мөһим фактларны белү өчен масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы булачак. Фестивальнең беренче көнендә,яшьләрне сәламәтлек саклау системасына җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү кысаларында, Аксубай үзәк район хастаханәсендә мәктәп укучылары белән очрашу оештырылды
Баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Линар Әнәс улы Әхмәтшин һәм поликлиника мөдире Петр Васильевич Чернышев учреждение буенча экскурсия үткәрделәр. Кунакларны оешманың структурасы белән таныштырдылар, хастаханәнең һәр бүлеге нинди функция башкаруын сөйләделәр һәм күрсәттеләр!
Аннары актлар залында мәктәп укучылары алдында Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетының бишенче курс студенты Артур Ключников чыгыш ясады. Ул медицина университетында укуның никадәр мавыктыргыч, шул ук вакытта авыр булуы һәм киләчәктә, укуның барлык катлаулылыкларын җиңеп, үз тормышын медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләргә багышлау турында сөйләде.