Бүген районга эш визиты белән Рафис Габделхәлик улы Әхмәтҗанов килде

2024 елның 6 феврале, сишәмбе
Аксубай районына эш визиты белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Габделхәлик улы Әхмәтҗанов килде.

Район башлыгы К.К. Гилманов рәислегендәге Советның утырышлар залында авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашында 2023 елда табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар, агымдагы 2024 елга планнар билгеләделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча, 2012 елдан башлап, Татарстан Республикасында җирле бюджетларның экологик түләүләрдән (әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү, гомуми таралган файдалы казылмалар чыгаруга салымнан, табигать саклау законнары таләпләрен бозган өчен түләтелгән акчалардан) кергән керем күләмендә акчалары табигать саклау чаралар. Алар нигездә чүплекләрне рекультивацияләү, яңа полигоннарны планлаштыру, киләчәктә табигатьне саклау чараларын проектлау белән бәйле. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International