Казан шәһәре-10 фатир
Яр Чаллы шәһәре-7 фатир
Чистай шәһәре-6 фатир
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар белән эшләү, аларны торак урыннары белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы булып тора.
Шул ук вакытта, элеккечә, ятимнәр фатирны сайлаганда конкрет торак пункт белән генә чикләнмиләр. Алар эш урыннарына, хезмәт хакларына һәм алга таба үсеш мөмкинлекләренә таянып кайсы шәһәрдә яки районда яшәячәкләрен үзләре хәл итә алалар,.
Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар дәүләт хисабына Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында социаль ипотека йортларында бер бүлмәле фатирлар ала. Барлык фатирлар да яшәү өчен тулысынча әзер, чиста бизәлештә тапшырыла, сантехника, электр яки газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылган.