Агымдагы елның 5 февралендә ТР Чирмешән районының Чирмешән авылында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы үткәргән «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының зона этабы узды.
Әлеге конкурс ел саен мәктәпләрдә иҗади эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларны дәртләндереп тору максатында үткәрелә. Аксубай районы белән берлектә зона этабында тагын 5 район катнашты: Чирмешән, Яңа Чишмә, Спас, Әлки һәм Нурлат. 6 укытучы ачык дәресләрен һәм мастер-классларын күрсәтте. Аксубай районы исеменнән муниципаль этап җиңүчесе Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызы, чыгыш ясады. Алсу Галимҗан кызы барлык конкурс сынауларын да лаеклы үтәде, югары дәрәҗәдәге әзерлек күрсәтте. Ахырда зона этабын ябу тантанасы булды, барлык катнашучыларга «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2024» конкурсында катнашу турында таныклык бирелде. Чирмешән районына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерәбез һәм Алсу Галимҗан кызына конкурсның алдагы этапларында уңышлар телибез!