"Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" мактаулы исемен Фәрхәт Әлимбеков алды.

2024 елның 9 феврале, җомга
"Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы" мактаулы исемен Фәрхәт Әлимбеков алды. Дәүләт бүләген район Советының киңәйтелгән йомгаклау утырышында Премьер - министр урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды. Фәрхәт Сәетгәрәй улы 27 ел дәвамында Тимошка ветеринария участогында ветеринария белгече булып эшли. Ул үз эшенә җаваплы карый, вакытында эпизоотиягә каршы чаралар башкара, коллективта һәм халыкта хөрмәт белән файдалана. Фәрхәт Сәетгәрәевичны лаеклы бүләк белән котлыйбыз.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International