Әфган сугышчысы белән очрашу.

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе
2024 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тула. Бу истәлекле һәм бер үк вакытта кайгылы дата. Әфганстандагы сугыш 9 ел 1 ай һәм 18 көн дәвам итә. Бу сугыш аша 550 мең совет солдаты һәм офицеры үтә. 72 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала. 15 меңнән артык сугышчыбыз чит җирдә һәлак булды, 6 меңе соңрак яралардан һәм авырулардан вафат булды, 311 кеше хәбәрсез югалды. «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Мечта» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен әфган сугышчысы Гомәр Хәйруллин белән очрашу оештырганнар. Ул балаларга үзенең ничек хезмәт итүе һәм хезмәт вакытында нинди бүләкләр алуы турында сөйләде. Аның хәтерендә бүгенге көнгә кадәр шул куркыныч көннәрдәге вакыйгалар саклана.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International