Ветеринария берләшмәсендә кошларны тоту һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашу узды.

2024 елның 16 феврале, җомга
  Ветеринария берләшмәсендә кошларны тоту һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашу узды.  Очрашу барышында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының N103 һәм 104 боерыклары нигезендә кошларны тоту мәсьәләләре, аларны кертү һәм карантинлау таләпләре, кошларны маркировкалау таләпләре тикшерелде. Аеруча куркыныч кош гриппы инфекциясенең барлыкка килүенә һәм таралуына юл куймауга игътибар иттеләр. Очрашуда катнашучыларга хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч авырулары турында белешмәләр таратылды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International