«Киләчәккә билет»һөнәри юнәлеш бирү программасы.

2024 елның 20 феврале, сишәмбе
  «Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында «Хыял» социаль приюты тәрбияләнүчеләре район китапханәсендә булдылар, анда алар китапханәче һөнәре белән таныштылар. Балалар китапханәче эше күпкырлы белем һәм күнекмәләр таләп итә икәненә инандылар. Китапларны бирү генә түгел, ә аларны белү, һәр укучыга үзенә кызыклы булганны тәкъдим итә белү кирәк. Алар «укучылар формулярлары» ның нәрсә икәнен һәм ничек дөрес тутырылганын, нинди китаплар укучыларга өйгә бирелә, ә кайсыларын уку залында гына укырга мөмкин, Китапханәгә ничек язылырга һәм анда ничек үз-үзеңне тотарга икәнен белделәр һәм күрделәр. Шулай ук балалар районыбызның мактаулы кешеләре китабы белән таныштылар, аны карадылар. Тәрбияләнүчеләр һөнәр турында белем генә түгел, ә бик күп рәхәтлек тә алдылар: мини-сценалар уйнадылар, китаплар укыдылар, уеннар уйнадылар, төсле ком белән релаксация үткәрделәр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International