Ветеринария берләшмәсе белгечләре эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүне дәвам итәләр.

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе
  Ветеринария берләшмәсе белгечләре эпизоотиягә каршы чаралар үткәрүне дәвам итәләр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда нодуляр дерматитка каршы эре мөгезле  терлек вакцинацияләнә. 3 айлык яшьтән башлап барлык терлекләр эшкәртелергә тиеш. Бер үк вакытта шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына хайваннарның аеруча куркыныч авырулары буенча белешмәләр тапшырыла. Нодуляр дерматит эре мөгезле терлекләрнең югары контагиоз вируслы авыруы, аның өчен тире зарарлануы һәм төенчекләр (бугоркалар) барлыкка килүе һәм тире асты күзәнәкчәсе шешүе хас. Ташучылар булып кан эчә торган бөҗәкләр, хайваннарны карау әйберләре тора. Бу авыруда үлем очраклары аз, якынча 10 % . Әмма авыру  хайваннарда сөт һәм ит продуктивлыгы кискен кими, шулай ук җенси система органнары функциясе бозыла.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International